Барлык яңалыклар
Атайсал
1 декабрь 2021, 12:05

Наина Ельцина ничә сум пенсия ала?

Өйдә хуҗабикәдән кала йортны тәртипләп торучы өч хатын-кыз, завхоз, аш-су өендә эшләүче, дүрт каравылчы, табиб, бакчачы һәм ике ишегалды себерүче бар. Наина Ельцинага 89 яшь. Хәзер ул ире калдырган музей-йортта яши һәм пенсия ала. 

Наина Ельцина ничә сум пенсия ала?
Наина Ельцина ничә сум пенсия ала?

Интернет киңлекләрендә Россиянең беренче Президентының тол хатынының 200 мең сумга якын күләмендә пенсия алуы шаккатырган иде. Шунысы кызык, моңа аның хезмәт стажы моңа берничек тә йогынты ясамаган. Наина Иосифовна «Водоканалпроект»та 25 елдан артык хезмәт иткән һәм 55 яшенә кадәр пенсиягә киткәнче эшләгән булган.   Президентның беркетмәләр бүлегенең элеккеге җитәкчесе Владимир Шевченко раслаганча, Наина Ельцина үз елларына караганда көр күңелле һәм әлегә кадәр аш-су бүлмәсендә кайнаша икән. Моңарчы кәбестә пирогларын да үзе генә пешергән. Хәзер күбрәк ярдәмчеләренә таяна. Хуҗабикә яшәгән йорт – Борис Николаевичка 1995 елда ук күчкән Максим Горький дачасы. Ельцин гаиләсенә бу биләмә дәүләт урман фондыннан бүленеп алынган,  дип фаразлана. Росприроднадзорның элеккеге түрәсе Олег Митволь, бу хәлләр ул чактагы премьер-министры Виктор Черномырдинның махсус күрсәтмәсе нигезендә башкарылган, дигән фикер белдерә.   Башта Горький дачасы җәен генә торырлык була, әмма аны үзгәртеп коралар. Аерым алганда, бинаның гөмбәзе юк ителә. Әле 40 ел элек кенә бу урында музей экспозициясе була. Аның язмышы турында хәзер беркем дә белми. Борис Ельцин вафатыннан соң бер ай узгач, 2007 елның 31 маендагы 683 номерлы Указы белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Наина Ельцинага хезмәт пенсиясенең база өлешенең мәҗбүри индексацияләнгән йөз тапкыр арттырылган айлык пособиесен билгели. Шулай итеп, аның күләме ил буенча уртача күрсәткечтән йөз тапкыр артып китә.   Б.Н. Ельцинның тол хатынын матди тәэмин итү турындагы указ белән Кремль сайтында танышырга мөмкин. Анда Наина Ельцинага түләүләр “үз вәкаләтләрен үтәүне туктаткан Россия Федерациясе Президентына һәм аның гаилә әгъзаларына гарантияләр турында” 2001 елның 12 февралендәге 12-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр керткәнче сакланачак, дип язылган.   Ельциннарның кызлары Татьяна һәм Елена аерым яшиләр. Елена Окулованың ире белән дүрт җир участогы, мәйданы 430 квадрат метр булган йорты, 193,8 квадрат метр булган фатиры һәм ике дачасы бар. Татьяна рәсми рәвештә Екатеринбургта Ельцин фонды җитәкчесе булып тора, әмма шул ук вакытта  аның Австрия гражданлыгы да бар. Ул ире Валентин Юмашев һәм кызы Мария белән Вена янында күчемсез милеккә ия.   Россиянең беренче Президентының тол калган хатыны Екатеринбургның 300 еллыгына багышланган тантаналар уздыру буенча Оештыру комитетына билгеләнгән иде. Пандемия шартларында Наина Иосифовнага кызлары карантинда утырырга, еш аралашмаска киңәш иткәннәр. Наина Ельцина хәзер оныклары белән дә күбрәк скайп аша аралаша.  matbugat.ru

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: