Барлык яңалыклар
Атайсал
14 декабрь 2021, 09:00

Җуелган акыл

-И-и,  Ходайбирде, «Чаян» журналын укып  куанып көлә идек  бит, хәтереңдәме? -Көлке көлә килә, артыңнан куа килә дигәннәре дөрестер инде. Хәзер үзебез дә  шул «Чаян»дагы кебек буталып беттек.  Кайсы ир, кайсы хатын, аергысыз. Ирләр алка тага, хатыннар татуировка ясата. Рульне дә хатын-кыз тартып алды, өстәвенә, авызында тәмәке.

Җуелган акыл
Җуелган акыл

-Әйтмәдә генә инде, күрше. Кичә Тәтешле үзәк урамында бер машина багана «кочаклап» тора иде. Сары чәчләре тузган яшь кенә хатын  ни эшләргә белми телефоннан кычкыра. Өч миллионлык, диме?

-Кычкырмый ни, правасы да түләп кенә алынгандыр әле.

-Ярый ла аек булса диең, Хөббениса. Хәзер бит  хатын-кызлар эчкечелек буенча да алдынгылыкка чыкты.  Дәүләт ирек бирде бит.

-Сәмәй куучыларны әйтә әле син, Ходайбирде.  Әле ерак түти килгән иде. «Күршем якын тирә күршеләрен сәмәйгә утыртты», -ди. «Үзе, дөньяны алкашлар басты , дип тирги», -ди.  Инде сәмәй куам дип дөньясын да көлгә очыра язган. Әле дә Ходай барлыгын аңламый, димәк.

-Спирт сатучыларны әйт әле син, Хөббениса. Станца  якын бит. Спиртны  поезды белән ташыйлар.  Тәтешледә техник спирт эчеп күпме кеше кырылды инде. Төн йокыларын калдырып акча эшлиләр.

-Сәүит чорын әйтәм, Ходайбирде, нинди яхшы булган.  Айныткычлар бар иде,  урамнан исерекләрне җыеп алып китеп, айнытып, кеше ясыйлар иде. Хәзер урамда кеше туңып ятса ята,  игътибар итүче юк.  Эчкече ялгызлар үз йортында җан тәслим кыла. Кеше кадерен белгән заманнар бар иде.

-Сөйләмәдә инде, күрше.  Өстәвенә вирус  кешене кыра.  Шул вирус тимәсен дип аеклар да эчә башлады. Томана инде безнең халык.  Эчкечелекнең  сәламәтлеккә кайчан ярдәм иткәне бар соң!

-Әйдә, Ходайбирде, хәрәкәттә – бәрәкәт, шуларны уйлаганда,  скандинавка чыгып китик әле.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: