Эсседә ачы сөт бактерияләре һәлак була. Кефирлы битлекне өй шартларында башыгызны артык җылытмыйча ясыйсыз икән, ул бөтен файдалы үзлекләрен саклаячак. Моның өчен майсыз кефирны җылытып, чәчкә сылыйбыз да башка полиэтилен пакет киеп, сөлге урыйбыз. Ярты сәгатьтән чәчне шампунь белән юабыз. Чәч коелудан тилмерүчеләр исә түбәндәге битлекне ясап карый ала. Ярты стакан кефирны җылытып, бер балкашыгы бал салып болгатабыз. Чәчкә сылап, шулай ук полиэтилен киеп куябыз да сөлге урыйбыз. Бер сәгатьтән юабыз.
Чәч коела башласа, әрекмән тамыры ярдәм итә. Аны чи килеш, киптереп, төрле төнәтмә һәм майлар ясап кулланып була. Әрекмәндә эфир майлары бар, алар баш тиресен сәламәтләндерә, чәч төбен ныгыта. Бу үсемлек составында инулин дигән матдә бар. Ул чәч үстерә торган энергия бирә. Шулай ук анда аксым, крахмал, A, E, D, C һәм В төркеме витаминнары да бар.
Әрекмән тамырын яз азагында, җәй башында, яфраклары үскәнче җыялар. Ул чакта өлгермәсәң, көз көне, яфраклар шиңгәч җыярга да мөмкин. Әрекмән тамырын яхшылап юыгыз, зур тишекле угычтан яки комбайн ярдәмендә уыгыз. Аны шунда ук кулланырга да, киләчәк өчен киптереп куярга да була.
Чәч юар өчен төнәтмәгә 2 аш кашыгы киптерелгән әрекмән тамыры, 1 стакан кайнар су салыгыз. Ун минут чамасы акрын утта кайнатыгыз. Аннары бүлмә температурасында 30 минут суытыгыз. Әзер эремәне баш тиресенә ышкыгыз. Моны ай дәвамында атнасына өч тапкыр ясагыз. Аннары бер ай туктап торыгыз, янә кабатлагыз. Әрекмән тамыры төнәтмәсен бөтен кеше куллана ала, бары тик аллергиясе булучылар гына сак эшләсен.