Ни өчен мавзолейда саклыйлар?
Рәсми версия буенча, Ленинны мавзолейга урнаштыру идеясе большевиклар һәм эшчеләр арасында туган. Юлбашчы үлгәннән соң, имештер, Совет Россия җитәкчелеге адресына хезмәт ияләреннән шундый тәкъдимнәр килә башлаган. Хөкүмәттә беренче булып әлеге фикерне Михаил Калинин әйткән, һәм аны барысы да диярлек хуплаган, ә Лев Троцкий бу идеяне “акылсызлык” дип атаган. Хәер, хәзерге заманның күпчелек тарихчылары уйлавынча, чынлыкта юлбашчының гәүдәсен бәлзәм белән эшкәртеп, мавзолейга урнаштыру инициативасы белән шәхсән Иосиф Сталин чыгыш ясаган.
Пролетар юлбашчының гәүдәсен бәлзәмләү эшенә биохимик Борис Збарский җитәкчелек итә. 1954 елда, үз үлеменә кадәр утыз ел дәвамында, ул Ленин калдыкларын тиешле хәлдә тоту турында кайгырткан. 1939 елда СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында Ленинның гәүдәсен саклау белән бәйле бурычларны хәл итүче фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырыла. Лаборатория өчен мавзолей эчендә аерым бүлмә була.
Ел ярымга бер тапкыр юлбашчының гәүдәсен бәлзәмле сыеклыкка батыралар. Әмма мондый чаралар күрелмәсә дә, мумия берничә дистә ел бозылмый тора ала. Шунысы кызык, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Леонид Красин Ленинны башта туңдырырга тәкъдим итә. Бу идеяне В. Молотов белән Ф.Дзержинский да хуплый. Ләкин суыткычны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итүне җайга салу мөмкинлеге булмый, һәм ут сүнгән очракта юлбашчының гәүдә калдыклары зыян күрәчәк, дигән нәтиҗәгә киләләр.
Төмәндә мумия маҗаралары
1941 елның июлендә, Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, Ленинның мумиясе Төмәнгә эвакуацияләнә. Аны хәзерге Төмән дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең төп корпусы булган бинаның икенче катына урнаштыралар. Бу мәгълүмат, әлбәттә, сер була, әмма имеш-мимешләр барыбер йөри. Уку йорты хезмәткәрләре сөйләгәнчә, Төмәндә булганда Ленин мумиясе кара күгәрек белән каплана һәм академик Збарскийны моның өчен чак кына атып үтермиләр. Ләкин ул ниндидер могҗиза белән мумияне бу бәладән коткарып калган һәм шул рәвешле үз тормышын да саклый алган. 1945 елның апрелендә юлбашчы гәүдәсен яңадан башкалага кайтаралар.
Мавзолейда Ленин ятмый?
Әлеге версия “Автомобиль транспортында бәйсез экспертиза үзәге” эксперты А.Н.Колмыков ярдәме белән барлыкка килә. Ул Ленин фотосурәтләре булган криминаль-портрет экспертизасы нигезендә сенсацион нәтиҗәләргә килгән. “Кремльдә тавыш яздыру аппаратында В.И.Ленин. Мәскәү, 1919 елның 29 марты” һәм «Союз йортында Ленин гәүдәсе» (1927 ел)” имзасы куелган фотолардагы кеше без яшь Ульяновның сурәтләрендә күргән кеше түгел, ди ул.
Конспирологлар фикеренчә, Ленинны Германиядә булганда алыштырырга мөмкиннәр. Янәсе, чын Ульянов үз илендә переворотны җитәкләргә риза булмас иде, һәм ул вакытта аны, мөгаен, юк иткәннәр, ә аның урынына немец агенты барлыкка килгән. Ленинның барыбызга да билгеле сакаулыгы – чит ил акценты гына. Дөрес, алмаштыру фактын ышанычлы раслау өчен, Владимир Ульяновның яшь чагындагы сөйләм дефектлары булмавы турында мәгълүматлар таләп ителә. Ә аны беркем дә раслый алмый.
Ленин исән?!
Берничә ел элек интернетта Мавзолейда пленка камерасы белән ясалган серле язма барлыкка килде. Анда Ленин мумиясенең сул кулы күтәрелүе күренә, аннары бөтен гәүдәсе белән алга таба сузыла һәм аннары кире саркофагка төшә. Язма белән Филадельфия механикасы университеты профессоры Джон Капри җитәкчелегендәге паранормаль күренешләрне тикшерүче Америка галимнәре кызыксынган.
Алар әйтүенчә, бу фотомонтаж да, махсус эффектлар да түгел. Капри һәм аның хезмәттәшләре мавзолейга үтеп керергә дә тырышып караганнар. Ләкин мавзолей сакчылары аларны кертмәгән. Шуңа да карамастан, мумия инде күптән яшәү билгеләрен күрсәтә, бу берничә тапкыр мавзолей һәм Кремль хезмәткәрләре тарафыннан теркәлде ише күпсанлы хикәяләр “язылып” тора. Хәтта төннәрен юлбашчы саркофактан чыга да Кремль буйлап йөри дигән уйдырма да бар. Бу легенда бигрәк тә коммунистларга ошаган. Совет чорында «Ленин яшәгән, Ленин яши, Ленин яшәячәк» дигән лозунг тикмәгә генә яшәмәгән, янәсе.