Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
8 ноябрь 2022, 11:20

Алинә Заһитова яңа төр ярышларда катнаша башлый

"Сөйләшүләр алып барыла, планлаштырылган дуэль датасы - киләсе елның 9 марты"  

Алинә Заһитова яңа төр ярышларда катнаша башлый
Алинә Заһитова яңа төр ярышларда катнаша башлый

Танылган промоутер Владимир Хрюнов киләсе елның мартында популяр җырчы Ольга Бузова белән фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алина Заһитова арасында бокс ярышы узарга мөмкин булуы турында сөйләгән.
Бу хакта Хрюнов "Матч ТВ"га хәбәр иткән. "Сөйләшүләр алып барыла, планлаштырылган дуэль датасы
киләсе елның 9 марты, - дигән ул. - Заһитованың менеджеры белән сөйләштек инде. Бузованың үзе белән аралашу булды, бу атнада аның менеджеры белән очрашачакбыз".
Ул ассызыклаганча, ике як та бу ярышка риза, ә хәзер детальләр турында фикер алышалар. Ярыш 3 раунд форматында ике минут узарга тиеш, дип яза "Российская газета".

 
Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: