2024 – Гаилә елы
Бәхет үзебезнең кулларда
Фәрзәнә НАЗАРОВА
Чургылды авылында гомер итүче Венера һәм Радик Әминевлар авылның күркәм гаиләләренең берсе. Радик балта остасы, умартачы булса, Венера исә авылдашлары арасында яраткан укытучы, уңган хуҗабикә буларак танылу алган.
«Вакыты, сәгате шул булгандыр, дөньяның матур мәшәкатьләрен үткәрә-үткәрә, биш ел дуслашып йөрдек. 1995 елның ямьле май аенда законлы никахыбыз булды. Ул мине туганнары белән килеп, әти-әниемнән сорап алды», – ди Венера. Һәм менә туган авыллары Чургылдыда 29 ел бергә кулга кул тотынышып дөнья көтә Венера һәм Радик Әминевлар. Мәхәббәт җимешләре булып, уллары Алмаз, кызлары Азалия дөньяга килгән. Алмаз нефтьче һөнәрен сайлаган, себер якларында хезмәт сала. Ә Азалия быел мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Уфа дәүләт университетына укырга кергән.
Венера белән Радикның юллары тумыштан гел бергә. Бер авылда, бер мәктәптә укып, бер сыйныфта белем алган кешеләр. Аларның туган еллары да бер – 1970. Венера умырзая чәчәгедәй иртә язда туган булса, Радик исә җир ап-ак кар ябынган декабрь аенда дөньяга килгән. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Венера Сибай педагогия училищесына укырга керә. Кулына башлангыч сыйныфлар укытучысы дипломы алып кайткан елдан алып 33 ел вакыт үтеп киткән. «Төрле вакытлар булды. Укучылар саны кыскарып, эшсез утырган чакта авыл китапханәсендә эш тәкъдим иттеләр. Менә инде ничәнче ел китапханә эшен дә алып барам», – ди укытучы.
Чургылды – Бөек Ватан сугышы елларында илебезгә ике герой биргән данлыклы авыл. Әминевлар да туган җирләрендә тугры җир хуҗалары. Гаилә башлыгы Радик Заһит улы Акбулат мәктәбен тәмамлап, ил алдындагы изге бурычын үтәп кайта. Хуҗалыкта урып-җыю вакытында комбайнда эшли, автобус водителе булып та, малчылыкта да хезмәт сала. Авылда һәрвакыт эшче куллар җитешми. Шуның өчен итекче дә, пешекче дә, умартачы да, бакчачы да булырга туры килә. Умартачы, дигәндәй, Әминевлар яшь вакытларында ук бал кортлары үрчетү хыялы белән яши. «Күрше бабайның кортлары күп иде. Җәйге сезонда аерыш башлана, аларны тубалга җыеп кына җитеш. Өстәвенә, бабай бал кортлары кундырырга урманга агач тубаллар куя. Бу инде бер кеше генә башкара торган эш түгел. Мин гел аның янында булаша идем», – ди Радик.
Яңа йорт салып кергәч, Радик та урманда бал кортлары кундырып ала һәм Ходайның биргәне шул була. Бер умартадан үрчеп, ун дистәдән артык башка җитә бал кортлары. Күптән түгел урманнан җир алып, кортбакчасы булдырган алар. Киртәләп алып, барлык уңайлыклар да тудырганнар. Уфадан фәнни тикшеренүчеләр килеп, анализлар алып тикшерә: бал кортларының кара урман токымы булуын ачыклыйлар.
«Теләгең булса, барда була икән. Интернет челтәрләреннән укып, үзебезнең күзәтүләрне анализлап карарга өйрәндек», – ди Әминевлар. Районда беренчеләрдән булып Радик бал корты аналары чыгару ысулын куллана башлый. Бу очракта кортлар аермый, күче күп булгач, балы да күп була.
Әйе, бал кортлары темасына керсәң, анда безгә аңлашылмаган бихисап күренешләр бар. Ә умартачылар шуны белә, тавышларыннан сизә. «Менә ике ел инде табигать безгә усаллыгын күрсәтә, җимеш агачлары, алмагачлар туңды, быел исә юкә чәчәгенең дә балы булмады. Бал кортлары балны чәчәкле үләннәрдән җыйды. Шөкер итәбез, бал булды. Безнең продукциягә сорау зур – үз сатып алучыларыбыз бар. Өйдән килеп алалар», – дип дәвам итә Радик Заһит улы.
«Урман булгач, аюы да бардыр инде, умарталарга зыян итмиме?» – дип кызыксынам. «Юк, алай, без аның белән килешү төзедек, – дип елмайды Радик. – Бервакыт этем белән ауга чыккан идек. Ауган агачның зур тамырлары астына карап өрергә тотынды бу. Нәрсә бар икән, дип башымны исәм, миңа аю карап тора. Килеп чыкты да бу, миңа таба килә башлады, эт өргәненә исе дә китми. Шулчак һавага атып җибәрдем, урманга кереп чапты».
Шушы хәлләрне тыңлагач, башына төлке бүреге кигән, киң күкрәкле башкорт егете күз алдына килә. Безнең халык элек-электән умартачылык белән шөгыльләнеп, аю-бүреләргә каршы торырлык көч тапкан бит.
Радик буш вакытларында аучылык белән дә шөгыльләнә икән. Гомумән, аның бөтен эшкә дә оста икәне күренеп тора, дөньясы да каралган, тормыш иптәше дә мактап кына тора. Венера Рәвил кызы белән алар гел киңәшләшеп, бергә эшлиләр. Пилорама чыгарумы, киртә тотумы – бер башында Венера, икенчесендә Радик. Дәфтәр тикшерү, планнар язу төнгә кала, шулай да яратып башкарган эш ул бервакытта да ялкытмый. Аннан илһам алып яшисең. Шулай булсаң гына авыл җирендә яшәп була.
Әминевларның авыл читендә урнашкан йортларында җиләк-җимеш, чагу гөлләр үсеп утыра. Дөнья көтәр өчен бердәмлек кирәген белеп яши алар. Уңганлыгы, булганлыгы өчен авыл халкы Венера Рәвил кызын менә инде икенче чакырылыш авыл Советына депутат итеп сайлаган. «Әлеге вакытта сигез авылдашыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, сеткалар үрү, шәмнәр ясау, гуманитар ярдәм җыюга бөтен авыл халкы катнаша», – ди депутат Әминева.
Венера Әминева Чургылды авылы кешеләрен хөрмәт итеп, Кече Ватаны белән горурланып яши. Кадерен белеп яшәгән кешегә бөтен уңайлыклар да булдырылган. Зәңгәр ягулык кергән, сулары бар, менә дигән мәктәп, якты иркен бүлмәләр, мәдәният учагы, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет, ике кибет эшли, музеена кадәр булдырган алар. Монда бөтен мәдәни һәм спорт чаралары гөрләп үтә. Әминевлар кебек туган авылына, туган туфрагына тугры, гашыйк гаиләләр булган өчен шулай ул.