3 кг помидорны иттарткычтан (яисә блендер аша) үткәрергә. Бу сыек массага 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе кушарга. Газ өстенә утка куеп, кайнап чыкканнан соң 15 минут кайнатырга. Аннары шушы кайнап торган массага турап калган помидорны, борычны, суганны салырга. 20 минут кайнатырга. Сарымсакны шушы масса 10-15 минут кайнаганнан соң салырга.