Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
30 июль 2019, 18:15

Иң тәмле кайнатма - өректән

Кайнатма өчен кирәк:– 1 килограмм җимеш,– 1–1,2 килограмм шикәр комы (җимешнең баллылыгына карап салына).

Эш тәртибе: Кайнатма өчен бераз катырак һәм ваграк абрикос сайлап алырга кирәк. Алар төшләрен алганда да, кайнатканда да изелеп бетмәячәк. Юылган җимешләрне урталай бүләргә, төшләрен алырга, аннары төшләрне ватып чикләвеген алырга кирәк.
Абрикоска шикәр комы салып болгатып куярга да, согы чыкканчы тотарга. Аннары сүрән утта 5 минут кайнатып алырга, күбеген җыярга, сүндерергә һәм суынганын көтәргә. Икенче тапкыр кайнатканда төштән алынган чикләвекләрен салырга, сак кына болгатып, 2 минут кайнатырга.
Кайнатманы банкаларга тутырып, салкынча урынга куябыз.
Читайте нас: