Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
30 июль 2019, 17:56

Телеңне йотарлык алма кагы!

1 кг ачы алманы чистартып, ярты литр суда йомшарганчы пешереп алыгыз. Тимер челтәрле иләккә салып изегез.

1 кг 400 г алма боткасына 1 кг шикәр комы кушыгыз. Табакка салып ут өстенә куегыз һәм мармелад кайнаткан вакыттагы кебек агач кашык белән болгаткалап торыгыз. Тәлинкәгә тамызып суытып карагыз. Әзер как желе куелыгында булырга тиеш. Ут өстеннән алыр алдыннан, әз генә лимон кислотасы кушып җибәрегез. Җылы какны тыгыз тукыма өстенә салып, өстен пергамент кәгазь белән каплагыз. Суынган какны кисәкләргә бүлеп, шикәр комы сибегез. Ике катлап төреп куйгач, как шул шикәрне үзенә сеңдерә һәм тәмлерәк була.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас: