Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
16 август 2019, 11:22

Алмадан желе ясау рецепты

Алма желесы ашаганыгыз бармы? Булмаса, ясап, ашап карагыз. Бик тәмле килеп чыга.

Әзерләү тәртибе:
Бер чиләк алманы юып, үзәген алып турап литр ярым суда, өстен томалап йомшарганчы пешерергә. Аннары марля аша сөзеп, җыелган сокка 1 литрга, 1 кг. шикәр комы исәбеннән салып, күбеген җыя барып, бер сәгатькә якын кайнатырга. Аннар стерильле банкаларга тимер капкач белән ябып куябыз.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас: