Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
16 август 2019, 11:36

Тавык итеннән рулет

Кирәк була:- 1 бөтен тавык;- Тоз, борыч тәменчә;- Тавык ите өчен тәмләткеч;- Баллы борыч;

Әзерләү тәртибе:
Тавыкны түшеннән икегә ярып җибәреп, сөкләреннән арындырырга, ләкин икегә ярып бетерергә кирәкми! Тавыкның тиресе бөтен килеш, тишек- тошыкларсыз калырга тиеш. Аннары зур кисәк итләрне- түш, бот итен кисеп алып читкә куябыз. Тире өстендәге итне бергә җайлап рукав остенә җәябез. Шуңа өстәп тагын бот, түш итен ваклап җәябез. Тәменчә тоз, борыч, тәмләткечләр сибәбез. Кискәләп баллы борыч тезәбез. Аннары рукав- ягъни юка плёнка ярдәмендә рулет итеп төрәбез. Баш-башын бәйлибез, аннан бау ярдәмендә рулетны тыгызлап бәйлибез дә тәме сеңсен өчен 1 тәүлеккә суыткычка куябыз! Рулет бары тик тозлы суда, рукав эчендә 1,5 сәг. пешә!
Табынга салкын килеш бирелә.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас: