Кирәк: 3 кг крыжовник, 3 әфлисун, 2 лимон, 5 кг шикәр комы.
Крыжовникның башларын чистартабыз, әфлисун белән лимонның төшләрен алабыз. Әфлисун (кабыгы белән) һәм лимон (кабыксыз) - барысын бергә мясорубкадан чыгарып, шикәр комы белән болгатабыз. 1 көн өйдә тотабыз, шикәр эреп бетсен өчен болгаткалап торабыз. Аннан соң банкаларга тутырып, сакларга куябыз, ләкин суыткычка түгел. Берни эшләми кыш көне свежий җиләкләр белән чәй эчәсез, шундый тәмле!