Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
21 август 2019, 18:16

Көзге муллыктан файдаланып кал!

Августта уңган хуҗабикәләр кышкылыкка төрле-төрле салатлар, компотлар хәзерләп калырга тырыша. Бүген сезгә күпләр яраткан "Лечо" рецептын тәкъдим итәбез.

Лечо өчен 6 килограмм помидор, 20 баш суган, 20 татлы борыч, 6 баш сарымсак, 3 кашык тоз, 1 стакан шикәр комы, 2 стакан көнбагыш мае алына.
3 килограмм помидорны, суган һәм борычны турап, тәмләткечләр кушып, 10 минут кайнатыгыз. Калган 3 килограмм помидорны турап өстәгез дә, тагын 10 минут кайнаткач, сарымсак кушып, аз гына утта тотып алыгыз.
Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән каплагыз.
Ашларыгыз - тәмле, өстәлләрегез мул булсын!
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: