Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
6 сентябрь 2019, 12:12

Телне йотарлык сумса

Шулкадәр тәмле сумса! Ммммм, телеңне йотарсың...

Камыр өчен: 0,5 кап ак май, 1 стакан кайнап суынган су, 2 йомырка, тәменчә тоз алына. Бер җәймәдән 25-30 данә сумса чыга.
Эчлек өчен: иттарткычтан чыгарылган майлырак ит, күп итеп туралган суган, тәменчә тоз, борыч, кем ничек ярата.
Эшләү тәртибе: Суга бер йомырка сытып, тоз салып, токмач камыры кебек басасың. Җәясең. Ут өстендә йомшарган маргаринны әлеге җәймә өстенә сылыйсың. Рулет сыман төреп, пакетка салып, ярты сәгатькә суыткычка куясың. Алгач, ике бармак калынлыгындагы кисәкләргә бүләсе. Һәр кисәк өчпочмак камыры кебек җәелә. Эченә эчлек куеп, зур булмаган өчпочмак ясала. Майлы табага бөргән ягын аска каратып тезәсең дә, өстенә калган бер йомырканы туглап сөртәсең. Өстенә кунжут орлыгы сибәргә була. Мичтә 15-20 минут пешә.
Читайте нас: