Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
12 сентябрь 2019, 13:32

Шарлотка пешерү

Алманы әрәм-шәрәм итми аңардан күп төрле ризыклар әзерләргә мөмкин. Алар арасында иң җиңеле шарлотка пирогы пешерү

Шарлотка пешерү өчен 5 йомырка, 1 стакан шикәр, уртача зурлыктагы 4-5 алма, 3-4 калак көнбагыш мае, 1 калак разрыхлитель, яки сода. 1 стакан он алына
Йомырканың агы белән сарысын аерып һәрберсен миксер белән күпертергә, аннан соң бар ингридиентларны кушып камыр ясарга. Алманы йока итеп кисеп майлы табаның төбенә тезәбез һәм әзер камырны өстенә салабыз. Алманы камыр өстенә куеп пешерсәң дә ярый. Кемгә ничек ошый. 180градуска 20минутка мичкә куябыз. Ашларыгыз тәмле булсын.
Читайте нас: