Солянканы ясар өчен 3 килограмм кәбестә, 1 килограмм суган, 1 килограмм кишер, 3 килограмм помидор, 5 чәй калагы шикәр комы, 10 чәй калагы тоз, 20 бөртек борыч, ярты литр үсемлек мае, ярты стакан томат соусы, 0,5 стакан уксус алына. Кәбестәне, помидорны - вак итеп, суганны ярымтүгәрәк итеп турап, кишерне кыргычтан чыгарыгыз. Яшелчәләр янына 5 чәй калагы шикәр комы, 10 чәй калагы тоз, 20 бөртек борыч, ярты литр үсемлек мае, ярты стакан томат соусы кушып, барысын бергә болгатыгыз һәм ут өстенә куегыз. Кайнап чыккач, 1 сәгать пешерегез. Уттан алырга 15 минут калганда, уксус салыгыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз.