Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
17 сентябрь 2019, 17:58

Йомырканы күпләп туңдырып куярга була

Кышын да камыр уңышлы килеп чыксын, дисәгез...Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне туңдыргычка салып, кышкылыкка әзерләүне һәркем белә. Шулай ук йомырканы да туңдырырга була

Кышын да камыр уңышлы килеп чыксын, дисәгез...
Яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне туңдыргычка салып, кышкылыкка әзерләүне һәркем белә. Шулай ук йомырканы да туңдырырга була. Кышын тәмле, файдалы камыр ясарга уйлыйсыз икән, бу киңәш сезнең өчен.Яңа йомыркаларны савытка сытып, яхшылап болгаталар. Катнашмада һава "шар"ларын булдырмаска тырышырга кирәк. Әгәр дә йомырка чәй ризыклары өчен тотынылачак икән, аңа бераз шикәр кушыгыз. Башка камырлар өчен тоз салырга да ярый. Тозның күләме - бер стакан йомыркага ярты калак булырга тиеш. Бу йомырканы эреткәч, ул "ярмаланмасын" өчен эшләнә. Аннары катнашманы контейнерга салып, туңдыргычка куегыз.
Читайте нас: