Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
17 ноябрь 2019, 23:15

Манник

Әлеге пирогны балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый, ә үзен әзерләүнең бер мәшәкате дә юк.

Кирәгә: 1 стакан сөт, 1,5 стакан манный ярмасы, 50 грамм акмай, 1 стакан шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй калагы сода (аш серкәсе белән сүндерелә), 3 йомырка, чәй калагы очында ванилин.
Аерым савытта манныйны җылы сөткә кушып болгатабыз һәм бүртсен өчен 1 сәгатькә калдырып торабыз. Икенче савытта (яки блендер савытында) 3 йомырка, йомшарган акмай, шикәр, тоз, сода, ваниль салып яхшылап туглыйбыз. Шунда ук бүрткән манныйны өстибез һәм болгатабыз. Таба төбенә пешерү өчен махсус кәгазь җәябез, табаның читләрен майлыйбыз.
200 градус кызулыктагы мичтә 30 минут чамасы пешерәбез. Суынгач, табадан алып кисеп, өстенә тәмле кайнатма яки каймак салып чәй эчәбез.
Искәрмә: сөт урынына кефир кулланырга мөмкин.
Читайте нас: