Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
18 ноябрь 2019, 17:30

15 минутта әзерләнә торган рулет

Ингредиентлар: • 2 йомырка • 1 ст. шикәр комы • 1 ст. йогурт • ванилин • 1 бал калагы сода • 1,5 ст. он • джем яки баллы сөт (сгущенка)

Әзерләү:

1. Беренче эш итеп духовканы кабызып куегыз. Аны 300 градуска кадәр җылытырга кирәк.
2. Йомырка, шикәр комы һәм ванилинны болгатыгыз. Шушы катнашмага йогурт, сода өстәгез. Әкренләп он куша башлыйк: камыр куе, тик агып торучан булырга тиеш.
3. Табага кәгазь куеп камырны тигезләп салыгыз. Һәм шул килеш духовкага озатабыз. Озак тотмыйбыз: нибары 7-8 минут. Кызара башлагач аласы.
4. Алгач шул кызарган ягын юеш сөлгегә куегыз. Тиз-тиз сгущенка яки джем сылап рулет формасында төрегез. Шул сөлге уратып куеп суынырга калдырыгыз.
5. Табынга рулетны өстенә пудра сибеп бирәсе.
Читайте нас: