Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
14 декабрь 2019, 19:40

Өч катлы пирог

Камыр өчен:2 стакан он, 200 грамм май, су яки сөт - 100 мл, шикәр комы - 100 грамм, бер чеметем тоз һәм сода, Эчлек өчен: Күрәгә - 200 гр, Кара җимеш- 200 гр, Лимон - 2 данә (кечкенәләр),Шикәр комы - 9 аш калагы

Әзерләү: Майны он белән (он валчыгы булганчы) уарга кирәк. Шушы массага шикәрне, соданы һәм тозны өстибез. Әкренләп сөтне салабыз һәм йомшак итеп камыр басабыз. Камырны 4 өлешкә бүлеп алып куеп торабыз. Кара җимешне, күрәгәне һәм лимонны аерым-аерым блендерда вакларга, һәрберсенә 3 аш калагы шикәр комы өстәргә. Әзерләнгән камырларны җәеп табага катлам –катлам салырга. Катламның беренче өлешенә- кара җимешне, икенче өлешенә- күрәгәне, өченче өлешенә-лимонны салырга. 4 катламны өстенә җәеп, майлап, чәнечке белән тишкәләргә. Һәм 180 градуста 40 минут пешерергә. Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: vk.com/ Татар рецептлары
Читайте нас: