ИНГРЕДИЕНТЛАР:
Уртача зурлыктагы бер чөгендер;
Бер кишер;
Бер алма;
100 грамм кәбестә;
Ярты лимон.
ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ:
Чөгендер, кишер, алма, кәбестәне юка гына озынча итеп кисәсез. Өстенә ярты лимонның сутын сыгасыз һәм барысын бергә ботыйсыз. Ике көннән соң уңай нәтиҗәләрен үзегез күрерсез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.