Вакланган массаны ике өлешкә бүлергә кирәк. Бер өлешенә тоз һәм үсемлек мае кушып болгатырга һәм, аерым савытларга салып, туңдыргычка куярга. Кышын аны икенче ашларга өстәргә мөмкин. Салкын тиеп авырганда, дәва урынына да кулланырга була. Икенче өлешенә тоз һәм майонез салып болгатырга. Бу тәмләткечне шунда ук кулланырга мөмкин. Ипигә ягып, беренче һәм икенче ашлар белән бик тәмле. Пицца камырына да җәяргә мөмкин.