Аш-су рецептлары
3 Июля 2020, 08:50

Камыр эчендә жульен рецепты

Кирәк булачак: гөмбә, суган, каймак, сыер мае, тоз, тәмләткечләр, сыр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гөмбәне һәм суганны ваклап турыйбыз.Суганны сыер маенда кыздырып алабыз, гөмбә кушабыз, салмак утта 15-20 минут пешерәбез. Тоз һәм тәмләткечләр сибәбез, каймак өстибез һәм тагын 3 минут пешерәбез. Эчлек әзер.
Камырны кыстыбыйга ясаган кебек ясыйбыз. Камырны җәябез, тәлинкә ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез, эчлек салабыз һәм үзебезгә охшаган формада кәрзиннәр ясыйбыз. Эченә бераз гына сыер мае салып, кәрзиннәрне уылган сыр белән каплыйбыз. Кызган духовкада пешерәбез.
Читайте нас