Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
30 август 2020, 23:20

Кышкылыкка

Иң тәмле салат.Чөгендерле борыч ясау өчен3 кг болгар борычы; 1 кг кишер; 3 чөгендер;3 суган; 2 кг кызыл помидор; бераз үсемлек мае; 1 чәй кашыгы тоз;2 чәй кашыгы шикәр комы;ярты чәй кашыгы төелгән борыч алына.

Кишер, чөгендерне эре угычтан уып, суганны ярымбоҗралап турап, үсемлек маенда йомшарганчы кыздырабыз.Эче алынган борычларга кыздырылган яшелчәләрне тутырабыз.
Бик тыгыз итмәскә кирәк.
Помидорны иттарткычтан чыгарып, киң савытка бушатабыз да, кайнатырга куябыз.
Кайнап чыкканнан соң тоз-шикәрне, төелгән борычны һәм тутырылган борычларны салып, 30-40 минут пешерәбез.
Борычларны парланган пыяла банкаларга тутырабыз.
Ә табакта калган помидор сутын тагын бер кайнатып чыгарып, борыч өстенә агызабыз да, калай капкач белән томалыйбыз.
Читайте нас: