5 килограмм алмага 1-1,5 килограмм (алманың әчелегенә карап) шикәр алына.
Юылган алмаларның эчендәге төшләрен алганнан соң, юка гына кисәкләргә турап, шикәр сибәргә һәм өстенә авыр әйбер куярга кирәк. Алманың суты чыккач, кайнатып чыгару белән стерильләштерелгән банкаларга ябарга.
Мондый алма кышны да хуш исен югалтмый, банкада яхшы саклана. Бәлеше искиткеч тәмле килеп чыга. Тик банканы ачкач, тиз арада алмаларны кулланырга кирәк. Шуңа да мондый эчлекне ярты литрлы банкаларга ябу отышлы.