Кадерен белеп, пешереп калырга иренмәгез. Иң җиңел алма шарлоткасы рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак: 4-5 алма, 150г он, 4 йомырка, 200г шикәр комы, бер пакетик ваниль шикәр, 2 чәй калагы корица, ярты лимон суты, ярты чәй калагы сүндерелгән сода.
Майланган табага алманы турап салабыз һәм өстенә алда саналган ингредиентларны кушып ясалган камырны салабыз. Аннары 180 градуска җиткерелгән духовкада пешерәбез. Шарлотканың әзерлеген шырпы төртеп карап белергә мөмкин. Шырпыга камыр иярмәсә, димәк алырга була.
Табынга биргәндә әйләндереп капларга кирәк. Шикәр оны сибәргә дә мөмкин.
Кабарып пешсен, тәмле булсын!