Бу ризыкны сайлаганда Мартыненко аның бәясенә һәм составына игътибар итәргә кирәк, ди. Аның сүзләренчә, пилмән составында он, тавык йомыркасы, ит, суган, тоз һәм борыч булырга тиеш.
Пешекче пилмәннәрнең кыйммәтлерәк маркаларына өстенлек бирергә киңәш итә, чөнки арзанрак аналоглар җитештерүчеләр пилмән итенә соя аксымы куша. “Монда әллә ни куркыныч юк, әлбәттә, агуланудан куркырга кирәкми, әмма ул ит түгел бит инде”, – ди белгеч.
Әмма Мартыненко шуны да өсти: иң тәмле пилмәннәр – йорт шартларында әзерләнгәннәре. “Алар иң яхшылары, – ди шеф-повар. – Аннары пилмән ясау элек-электән килгән гаилә традициясе дә бит әле ул”.