Әзер казны балта белән урталай ярырга, аннары тагын шул өлешләрне урталай чабып, шакмаклап турарга мөмкин. Бөтен килеш түш итен матурлап кисеп, кунак өстәлен бизәргә дә була.
Игътибар! Каклаган казны суыткычта сакламау хәерле, юкса, тәме югала. Шулай ук кояшлы урында тотарга да ярамый: кибеп китәчәк. Аны кояш төшми торган салкынчарак урынга куярга кирәк. Казны соңрак, мәсәлән, август ахыры – сентябрь башларында бәрәңге алганда ашарга уйласагыз, түшкә эченнән тозны бушатыгыз һәм юмыйча гына тукымага яки 4-5 тапкыр марляга төреп, элеп куегыз.