Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
4 ноябрь 2020, 20:20

Ясап карагыз!

Витаминлы коктейль

10 аш кашыгы сут чыгарлык итеп, кабакны вак тишекле угычта уыгыз (блендерда вакларга да була), сутын аерып алыгыз. Шуңа уртача зурлыктагы 2 суганның сутын, угычта уылган 4 алма боламыгын кушыгыз. 2 аш кашыгы бал да өстәп, миксер яки блендер белән әйбәтләп күпертегез. Бу коктейльне көнгә 4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчегез. Ашар алдыннан эчсәгез, яхшырак. Катнашманы суыткычта саклагыз.
Даими куллансагыз, иммунитетыгыз нык булыр.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Vitaminli-kokteyl-528936/
Читайте нас: