Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
27 декабрь 2020, 21:25

"Яңа ел" салаты

Тиз эшләнә һәм бик тәмле килеп чыга.Салат өчен кирәк: 1. тавыкның ак ите, 2. 50 г каты сыр, 3. 150 г консервланган кукуруз, 4. 3 телем консервланган ананас, 5. 50 г әстерхан чикләвеге, 6. майонез.

Әзерләү:
Чикләвекне коры табада кыздырып алабыз һәм эре кисәкләргә бүлгәлибез.
Тавык итен пешерәбез, суытабыз һәм шакмаклап кисәбез.
Сырны вак кыргычтан чыгарырга, ананасны да кечкенә шакмаклап кисәргә кирәк. Кукурузның суын саркытабыз.
Барлык компонентларны бергә кушып, майонез салып бутыйбыз.
Бу салатка тоз салынмый.
Читайте нас: