Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
29 декабрь 2020, 11:25

Татарстанның атказанган артисты Айгөл БАРИЕВАдан

«Кояшкай» салаты.

Салат өчен кирәкле продуктлар:
дүрт йомырка, бер кишер, бераз тавык ите, сыр, кукуруз, киви, майонез.
Әлеге салат катлам-катлам итеп ясала.
Йомырка, тавык ите һәм кишерне пешерәбез. Йомырка, кишер, сырны вак угычтан уабыз, ә тавыкны шакмаклап турыйбыз.
Салат матур килеп чыксын өчен, тәлинкә уртасына стакан куябыз. Аннан соң стакан тирәли түбәндәге тәртип буенча ингредиентларны салабыз: йомырка, майонез, тавык ите, майонез, кишер һәм сыр, майонез. Өстенә кукуруз тезәбез һәм киви белән бизибез.
Тәмле булсын! Яңа елда да табыннарыгыз тәмле ризыклардан сыгылып торсын!
Читайте нас: