Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
29 декабрь 2020, 11:20

Яңа ел табынына тутырылган каз

Духовкада каз пешерү өчен 2 көн алдан хәстәрен күрергә кирәк.

Беренче көн.
Уртача зурлыктагы каз өчен 10-12 л. җылы су әзерлибез. Суга 700-800 г. тоз салып эретәбез, аннан 2-3 тырнак сарымсак, укроп орлыгы һәм лавр яфрагы салабыз.Шушы суга казны батырып, өстен каплап куябыз. Каз тулысынча су эчендә ятарга тиеш. Бүлмә температурасында каз 1 тәүлек торып, тулысынча тәмләткечләрне һәм тозны үзенә сеңдерәчәк.
Икенче көнне.
Казның эченә тутыру өчен 7-8 яшел алма, 6-7 данә караҗимеш алына. 0,5 аш кашыгы аджика, 1 аш кашыгы майонез кирәк булачак. Казны пешерү өчен рукав (махсус пакет) әзерләп куябыз.
1. Алманы юып, үзәген алып, 4-5 кисәккә бүлгәлибез.
2. Караҗимешне юып, төшен алабыз.
3. Алманы кара җимеш белән катнаштырып,бер савытка әзерләп куябыз.
4. Казны судан алып, салфетка белән корытабыз.
5. Аджика һәм майонезны кушып, казның эчен-тышын сылыйбыз.
6. Алма һәм караҗимешне каз эченә тутырабыз.
Казның ярылган җирен тегәбез һәм пешерү өчен махсус пакетка тыгабыз. Пакетның өстен энә белән берничә җирдән тишеп, духовкага 2 сәгатькә куябыз.
Духовканы алдан җылытабыз. 180 градуска куябыз. Каз пешкәннән соң, аның суынганын көтәбез.
Телемләп турап, алма, караҗимеш һәм лимон белән бизәп табынга чыгарабыз.
Читайте нас: