Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
9 февраль 2021, 17:10

Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

Ләлә Фәйзуллинадан һәркем пешерә алырдай, тәмле, кулай, ГОСТ буенча әзерләнә торган кекс рецепты

200 грамм йомшартылган сыер маен 200гр шикәр комын миксер белән 2-3 минут күпертәбез. Аерым савытта миксер белән 4 йомырканы күпертәбез. Кашыклап аз-азлап кына сыер маена кушып акрынлап болгатабыз. Шуңа 1 уч йөзем җимеше, ярты чәй кашыгы аш содасы һәм 220 грамм он салып туглыйбыз. Кекс формасына салып, 180 градус температурада духовкада 30 минут тирәсе пешерәсе.
Читайте нас: