Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
21 апрель 2021, 11:45

Аш-су серләре

Табыннар ямьле, ашларыбыз тәмле булу – гаилә бәхетенең бер шартыдыр. Тик менә аш-су әзерләү осталыгы һәркемгә дә бирелмәгән. Борчылмагыз, моның өчен аш-су әзерләү серләрен күңел сандыгына салып кую да җитә. Менә аларның берничәсе:*Башланган казылык катмасын өчен, теленгән ягына йомырка агы сөртергә кирәк.

*Салат өчен салкын һәм җылы азыкларны бергә бутарга ярамый.
*Кипкән сырны йомшарту өчен, аны сөттә тотып алыгыз.
*Кухняда май, балык исе таралса, табага бераз серкә салып, сүрән утта тотыгыз.
*Компот әзерләгәндә җимешләрдә витамин күбрәк саклансын өчен, аңа лимон кислотасы салынган сироп коегыз.
*Йөзем камырда тигез таралсын өчен, йөзем өстенә он сибегез.
*Камырны чүпрә белән изгәндә, чәй содасы салырга ярамый, икесен бергә салганда, камыр начар кабара, ашамлык тәмле булмый.
*Камыр әчегәндә, аны баскалап 2-3 тапкыр төшерергә кирәк. Шулай иткәндә ул тизрәк һәм әйбәтрәк кабара.
*Сөттән бушаган савытны башта – салкын, аннан кайнар су белән юарга кирәк.
*Сөт, тоз, борычны йомырканы туглагач кына өстәсәң, тәбә тәмлерәк була.
*Чи йомырканы кайнап торган суга салып 8-10 минут пешерәләр. Йомырканы салкын суга салып пешергәндә, агы да, карысы да сусыл, тәмсез була. Йомырка пешүгә салкын суга салсаң, кабыгы җиңелрәк әрчелә.
*Яшелчәләрне тутыкмый торган пычак белән турарга кирәк, чөнки С витамины тимер белән кушылса, таркала.
*Ботка пешергәндә дөге, тары, солы ярмасын башта берничә тапкыр - салкын су белән, аннан 2-3 тапкыр кайнар су белән юарга кирәк.
*Әгәр ботка куерып китсә, болгата-болгата кайнар сөт, я су өстәргә мөмкин.
Читайте нас: