Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
25 апрель 2021, 21:50

Угыз пәрәмәче

Иң туклыклы һәм тәмле пәрәмәчләрнең берсе бу.Камыр өчен: 80 г йомшартылган маргарин, 4 аш кашыгы каймак, ярты стакан шикәр комы, 1 йомырка, 1 чәй калагы уксус белән сүндерелгән сода, 1,5-2 ст он кирәк булачак.

Барысын бергә кушып йомшак кына камыр басабыз. Табаны майлыйбыз да камырны җайлап тигезләп җәябез. Чит-читлрен күтәртәбез һәм угызны салабыз.
Ә 300 г угызны 1 йомырка, азрак шикәр комы, бер чеметем тоз белән яхшылап туглыйбыз. Блендер куллансагыз тагын да яхшырак булыр.
Читайте нас: