Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
14 сентябрь 2021, 09:05

Телеңне йотарлык тәмле соус

Быел помидор искиткеч күп булды. Әгәр дә эшкәртеп бетмәгән булсагыз, бик тәмле соус ясарга була. Бер тәмен белеп калсагыз, кибеттәгеләренә әйләнеп тә карамаячаксыз.

Телеңне йотарлык тәмле соус
Телеңне йотарлык тәмле соус

Бу соусны ел әйләнәсе суытуычта яки салкын караңгы урында сакларга мөмкин. Тәме дә үзгәрми, бозылмый да. Эшләве дә җиңел.
4 килограмм помидор, 05 килограмм суган, 1 килограмм алма, 400 грамм шикәр комы, 300 мл уксус, 4 аш кашыгы тоз, 2 чәй кашыгы кара борыч, дәфнә яфрагы, 6-8 данә канәфер орлыгы алабыз.
Помидор, суган, алманы турап, зур кәстрүлгә салабыз һәм 2-3 сәгатькә бүлмәдә калдырып торабыз. Бу вакытта үзләренең суты да бүленеп чыга. Аннары бу катнашманы бер сәгать кайнатабыз. Бераз суынгач, вак тишекле сөзгеч аша үткәрәбез һәм яңадан шул ук кәстрүлгә салып, 40 минут тирәсе талгын утта кайнатабыз. Бу вакытта берничә тапкыр богатып алырга кирәк. Билгеләнгән вакыт узгач, шул кайнатмага 0,5 литр томат пастасы салабыз һәм янә ярты сәгат тирәсе талгын утта тотабыз.
Әзер соусны стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкачлар белән каплап куябыз. Бу соус икенче ашлар, аеруча ит янына һәм пицца ясаганда да шәп булачак.

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: