Тәтешле хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
7 ноябрь 2021, 18:15

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинадан шәп камыр рецепты

Зөлфирә Шәйдуллина рецепты буенча өчпочмак пешереп сыйланыгыз әле. Җырчы үзе аны нык шәп камыр рецепты, дип атаган.  

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинадан шәп камыр рецепты
Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинадан шәп камыр рецепты

Әче камыр:
1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 6 аш кашыгы сыек май, 0,5 литр кайнап чыккан бераз җылымса су.
Барысын бергә бутап камыр басабыз. Онны үзегез чамалап салырга. Камыр бик йомшак та, бик тыгыз да булырга тиеш түгел.
Өстен каплап, 1 сәгатькә җылы урынга куярга.
"Үзегезгә саклап калдырыгыз. Мин ясап карадым, өйдәгеләр бик ошатты! Кетердәп тора" дип язган ул инстаграм битендә.

shahrikazan.ru

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: