Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
24 ноябрь 2021, 14:45

Тавык итеннән рулет РЕЦЕПТЫ

Аш-су остасы Ләйсән туташтан тавык рулеты рецепты тәкъдим итәбез сезгә, дуслар!  

Тавык итеннән рулет РЕЦЕПТЫ
Тавык итеннән рулет РЕЦЕПТЫ

Бу рулетны барыгызга да ясарга киңәш итәр идем😊Ммм, бик тәмле😋Кибет рулетлары бер якта торсын😏 Ясарга да жиңел. Башта тавык🐥 итен сөякләреннән аердым. Сөякләрен, бер бармак күмелерлек итеп су салып, кайнатырга куйдым. Ит🥩 кисәклэрен озынча, телемнәргэ телемләдем (ипи телеменнән кечкенәрәк). Аннан зур пычак белән төйдем, берсенә-берсе укмаша башлаганчы.
📌 Ит  - 3кг
📌 Тоз - 60 гр
📌 Чама белән тәмлеткечләр
📌 Сарымсак  - 5-6 бармак
📌 Шулпа - 0.250 гр

Автор:Альфия Салимгараева
Читайте нас: