Барлык яңалыклар
Аш-су рецептлары
15 август 2022, 15:35

Мәтрүшкәле чәй чәйнектә, Өстәлдә башкорт балы...

Быелгы эссе җәйдә чәйне искә алмасак, бер дә дөрес булмас. Татар-башкорт халкының җырларда җырланган мәтрүшкәле чәен бөтен кеше яратып эчә. Ул күңелне күтәрә, сусаганны баса, ашкайнатуга яхшы йогынты ясый. Гөрләшеп чәй эчү гаиләгә җылылык бирә. Чәй эчү вакытында кеше күңеле ихлас ачыла. Чәйне тәмлекәчләр, сый-нигъмәтләр белән эчсәк, тәнебезгә бәрәкәт алабыз. Күрше-күлән, кунаклар килеп керсә дә тиз генә чәй әзерлибез. Ул безнең гореф-гадәтебезгә сеңгән.

Мәтрүшкәле чәй чәйнектә, Өстәлдә башкорт балы...
Мәтрүшкәле чәй чәйнектә, Өстәлдә башкорт балы...

Мәтрүшкәле чәй чәйнектә,

Өстәлдә башкорт балы...

Яшәеш

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Быелгы эссе җәйдә чәйне искә алмасак, бер дә дөрес булмас. Татар-башкорт халкының җырларда җырланган мәтрүшкәле чәен бөтен кеше яратып эчә. Ул күңелне күтәрә, сусаганны баса, ашкайнатуга яхшы йогынты ясый. Гөрләшеп чәй эчү гаиләгә җылылык бирә. Чәй эчү вакытында кеше күңеле ихлас ачыла. Чәйне тәмлекәчләр, сый-нигъмәтләр белән эчсәк, тәнебезгә бәрәкәт алабыз. Күрше-күлән, кунаклар килеп керсә дә тиз генә чәй әзерлибез. Ул безнең гореф-гадәтебезгә сеңгән.

Чәй эчү церемониясе Кытайда барлыкка килгән. Шулай ук японнар да чәй ярата. Анда махсус чәй йортлары булдырылган. Безнең илдә бу тәмле эчемлек 1638 елларда Мәскәүдә барлыкка килә. Башта аны дару буларак кулланалар. Чәйнең тәнгә сихәтен белеп алгач, чәй эчү йоласы бөтен дөньяга тарала.

Күпләребезнең иртән чәй эчмәсә, баш авыртуы, кан басымы төшүе күзәтелә. Иртәнге чәй аппетитны ача, рухны күтәрә. Элеккегә кайтсак, Һиндстан чәен күчтәнәчкә генә алып кайталар иде. Ә без шакмаклы такта чәе эчеп үстек. Аны ваклап чәй пешерә торган чәйнеккә салып, аз гына кайнатып аласың, хуш исләре чыгып китә. Аннары куе итеп сөт өстәп, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп эчәсең. Хәзер кибетләргә керсәң, нинди чәй алырга да белми торасың. Алар шундый күп төрле: пакетта төрелгәне кирәкме, киң яфраклысымы, вагымы, җаның ни тели, карасымы, яшелеме?

Чәй, дигәч тә күз алдыбызга кайнап пары чыгып торган куе сөтле яки лимонлы чәй килә. Хәзер инде һәр җирдә салкын чәйләр дә сатып алырга мөмкин. Эссе вакытта җырларда җырланган салкын чәйләрнең дә файдасы бар. Әмма барыбер кайнар чәйнең файдасы күбрәк, өшесәк тә, салкын тиеп авырсак, баш авыртса, кәеф бозылып торса да чәй эчәбез. Үзебезнең карлыган яфрагын, бөтнек, юкә чәчәген, мәтрүшкәләрне кушып ясалган чәйнең хуш исләре таралып, борыннарны кытыклый. Чәй эчкәннән соң бәреп чыккан тир белән сырхаулар чыга, ару да бетә, күңелләр дә тынычлана.

Килгән һәркемне сыйлыйбыз

Куе кайнар чәй белән.

Җанга рәхәт, тәнгә сихәт

Эчсәң аны бал белән.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: