Ташкабакның (кабачки) файдалы яшелчә, калий, фосфор һәм кальций чыганагы икәнен белгән бакчачылар аны ел саен күпләп үстерә. Ул организмны күп төрле витаминнар белән туендыра, бигрәк тә анда С һәм В витаминнары шактый. Шулай ук аннан төрле тәмле кабымлыклар да ясарга була. Игътибарыгызга әнә шуларның берсен тәкъдим итәбез.
Моның өчен кирәк булачак: 2 олы ташкабак, 2 данә кишер, 1 кг помидор, 10 төш сарымсак, 1 аш калыгы көнбагыш мае, тәменчә тоз, борыч.
Эш барышы: яшелчәләрне чистартабыз, иттарткыч аркылы чыгарабыз. Суы беткәнче пешерәбез. Аннан көнбагыш мае, сарымсак, тоз, шикәр комы өстибез дә тагын 10 минут кайнатабыз. Соңыннан стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.