Барлык яңалыклар
Безгә язалар
11 декабрь 2018, 18:39

Ай-һай, соклангыч син, «Таганай»!

Хөрмәтле гәзит укучылар, сез минем Европаның иң биек ноктасы – Эльбруска менүем хакында хәбәрдарсыз. Бүген сезнең белән чираттагы спорт-туристик походларым хакында сөйлисем килә.

Урал тауларының Азия белән Европаны бүлеп торган табигый чик икәнен беләбез. Бу таулар бер үк вакытта төрле климатик зонада урнашкан. Файдалы казылмалар, төрле минераллар, күп төрле үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы – Уралның алыштыргысыз байлыгы. Бу таулар белән безне бик күп легендалар, тарихи фактлар бәйли.
Сентябрь аенда миңа Ирәмәл тавына менү бәхете елмайды. Ул тау Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе чигендә урнашкан. Аның иң биек ноктасы республикабыз территориясенә туры килә. Ул Көньяк Уралның да иң биек ноктасы булып исәпләнә (1 582 м). Тау астыннан Агыйдел елгасы башлангыч ала. Ирәмәл – башкорт халкы өчен изге урын. Аның иң биек ноктасында басып торганда кичергән хис-тойгыларны сүз белән генә аңлатып булмый. Кеше анда уңай энергетика ала. Изге күңеллеләрне тау яхшы кабул итә, дигән ышаныч та яшәп килә. Кайчан да булса тауга тагын килү теләге белән кайттык.
Октябрь аендагы икенче походымны Екатеринбург шәһәре­нең «Спутник» турклубы белән башкардым. Ул безнең өчен тарихи дип саналган, Табын ыруына караган ата-бабаларыбаз яшәгән Миасс елгасы буе. Юлыбыз Көньяк Урал таулары буйлап Карабаштан Златоуст шәһәренә ята иде. Бу сукмаклардан бик күп туристлар узган. 1991 елда биредә «Таганай» милли паркы төзелгән. Без яулаган беренче биеклек Юрма тавы булды. Безнеңчә әйткәндә, Йөремә тавы. Бу урында яшәгән элекке башкортларның язмаларына күз салсак, тауга менәргә рөхсәт ителмәгәнен аңларга була. Борын заманда тау башында башкорт халкы үз йолаларын башкарган, шуңа да гади халыкка анда менү тыелган. Бу караш инде яшәми һәм тауны яулау һәркемгә рөхсәт ителә. «Таганай» – «таган» һәм «ай» сүзләреннән алынган. Бу тау массивына 680 миллион ел! Тау сыртлары кыялы, үтүе авыр булган зур ташлардан – курумник­лардан тора. Таганайда 130 төргә якын казылма байлыклар һәм минераллар бар. Анда табылган Таганаит вазасы бүгенге көндә «Эрмитаж» музеенда саклана. Бу милли парк Төньяк боз океаны һәм Каспий диңгезе арасында субүләр булып тора.
«Таганай»да без палаткаларда яшәдек. Икенче көнне иртәгәсен җир өстен кар кап­лаган иде. Азимут буенча, тауларга ориентлашып атладык. Кыялым, Тасма елгаларында су кердек. Алты көн эчендә безнең төркем төрле климатик зоналарда булды. Күргән матурлыкларны бик озаклап сөйләргә булыр иде. Әйтер сүзем шул: бик күпләребез Төркия, Тунис, Кырымны яхшырак белә, ә бит Башкортстан һәм Уралыбыз табигате алардан һичкенә дә калышмый.
Насыйбулла Хөснуллин, Русия туристы.
Читайте нас: