Барлык яңалыклар
Безгә язалар
14 декабрь 2018, 15:53

Шәфкатьлелек бизи кешене

Кешелекле булу – һөнәр түгел, һәркемнең кулыннан килә торган нәрсә. Игелеклелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу, шәфкатьле булу барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе, дип әйтсәм, минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Чөнки тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала.

Кешелекле булу – һөнәр түгел, һәркемнең кулыннан килә
торган нәрсә. Игелеклелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу, шәфкатьле булу барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе, дип әйтсәм, минем белән
килешерсез, дип уйлыйм. Чөнки тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле,
кешелекле була ала.
Югары Тәтешле 1нче мәк­тәбенең 3 Б сыйныфы укучылары да һәрвакыт бер-берсенә терәк булып яши. Кызганычка каршы, 1нче сыйныфтан соң Владислав укуын дәвам итә алмады. Дуслашып өлгергән сыйныфташлары аны онытмыйлар. Күптән түгел алар сыйныф җитәкчесе Лилия Шамил кызы белән Владислав яшәгән йортта булды. Балалар төрле уеннар уйнады, кызыклы хәлләр сөйләде. Ә Владислав үзенең уңышлары белән бүлеште. Очрашу киң күңелле Лариса ханым әзерләгән чәй табыны артында дәвам итте. Укучылар да күчтәнәчләре белән бүлеште. Читтән караганда табын бер зур кояшны хәтерләтә иде.
Әйе, изгелек кояш нурына тиң. Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү, ачык йөзле, тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк.
Рәмилә Хәлидуллина, башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас: