Барлык яңалыклар
Безгә язалар
21 декабрь 2018, 14:20

Атнабайны зурлады

Агымдагы елда республикада һәм районыбызда Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 елга багышланган мәдәни чаралар гөрләп торды. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә хәтер кичәләре, музыкаль-әдәби чаралар үтте, драматург әсәрләре буенча спектакльләр күрсәтелде. Китапханәчеләргә иң зур бүләк булып, Әнгам Атнабаевка багышланган «Безнең Атнабай» китабы дөнья күрде.

Агымдагы елда республикада һәм районыбызда Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 90 елга багышланган мәдәни чаралар гөрләп торды. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә хәтер кичәләре, музыкаль-әдәби чаралар үтте, драматург әсәрләре буенча спектакльләр күрсәтелде. Китапханәчеләргә иң зур бүләк булып, Әнгам Атнабаевка багышланган «Безнең Атнабай» китабы дөнья күрде.
Китапның авторы Рәиф Әмиров-педагог, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, халыкара югары уку йортлары академиясе әгъзасы. Республикабызның рухият өлкәсендә ярты гасырдан артык фидакарь эшләгән бу шәхесне берничә буын укытучылар, журналистлар, әдипләр, галимнәр остаз буларак ихлас хөрмәт итә. Башкортстанның фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге халыкара һәм мари халкының «Яныш Ялкайн» исемендәге пре­мияләре лауреаты рәсми хакимият тарафыннан да, иҗтимагый җә­мәгатьчелектә дә киң танылу яулады.
Рәиф Әмиров – күпкырлы талант иясе. Башкортстанның Балтач районында туып үскән милләттәшебез кырык елга якын гомерен Башкорт дәүләт педагогия университетына багышлаган. Ә утыз ел буе андагы рус әдәбияты кафедрасына җитәкчелек иткән. Әдәби иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлек таба ул. Дистәләрчә китап авторы башкаларның җыентыкларын да нәшриятка әзерли, әдәби рецензияләре аша файдалы киңәшләрен бирә. Татар һәм башкорт әдип­ләренең иҗатларын төпле өйрәнеп язган йөзләрчә мә­ка­лә­ләре бар аның. Әлеге көндә дә эштән туктамый Рәиф Әми­ров, Әнгам Атнабаев иҗатын халыкка җиткерү йөзеннән бик күп эшләр башкарды.
Әнгам Атнабаевның тууына 90 ел тулу уңаеннан өч телдә чыккан «Безнең Атнабай» җыентыгына авторның ши­гырь­ләре, ка­ләм­дәш­ләренең мәкалә-истәлекләре туп­ланган. Ул киң катлам укучыларга, мәгърифәт, мәдәният хез­мәт­кәр­лә­ренә тәгаенләнә. Атнабайның кайсы шигырен генә кулыңа алсаң да, туган илгә, туган җиргә, туган телгә, туган туфракка олы сөю, кайнар мәхәббәт белән сугарылган. Дөньядагы иң газиз кеше – анага булган яратуны ул илаһи бер матурлык белән тоемлый. Бу дөньяга тууны да ул матурлык белән чагыштыра. «Мин бу җирне матурларга тудым» шигырендә яхшылыкның, изгелекнең кайчан да булса начарлыкны, явызлыкны, гамьсезлекне җиңәренә ышана.
Җыентыкның икенче бүлегендә Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Әсәнбаев Әнгам Атнабаевны сагынып искә ала. Аның бик үткер сүз остасы булуын ассызыклый. «Халык бит сүзне йөз мең еллар буена берәмләп, кадерләп тудырган. Сүз – яшәешнең төп коралы. Аны дөрес файдалана белергә генә кирәк. Сүзгә моң да, көй дә, шатлыгы да, хәсрәте дә, нәфрәт-ачуы, мәхәббәт тойгылары, хисләр матурлыгы да салынган. Әнгам Атнабаев менә шушы сүзнең тәмен, кодрәтен, бөеклеген, асылын, серен белә иде. Хәтта мин (башка язучылар гафу итсен), Әнгам кебек сүз остасы булдымы икән әле безнең әдәбиятта, дигән сорау да биреп куям үземә», – ди ул.
Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗми мәка­ләсендә «Әнгам Атнабаевның китабын укып чыккач, аның соңгы битен, поэзиябездә тагы бер үзенчәлекле, талантлы шагыйребез бар, дип канәгатьләнү белән ябасың. Бу шагыйрь өчен дә, укучы өчен дә зур куаныч» дигән юллар бар. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Илдар Юзеев һәм тагы да бик күп шагыйрьләр әдипне сагынып искә ала, аның белән бергә булган минутларын хәтерли.
Дөрес, Әнгам Атнабаевның китаплары байтак. Әмма бу китап ша­гыйрьнең үзе турында беренче һәм бердәнбер китап. Менә шул ягы белән дә кадерле ул. Китапханәдә Рәиф Әмировның 1982 елда рус телендә чыккан «Чтобы шагнуть в завтра» дигән китабына тукталып китәсе килә. Аның икенче бүлегендә ул Әнгам Атнабаеның иҗатына күзәтү ясый. Рус һәм башкорт шагыйрьләре белән чагыштырып, Атнабайның иҗаты күпкә аерылып торуын исбатлый.
Бу китап укытучылар, укучылар өчен бик файдалы. Без аны төрле мәдәни чаралар үткәргәндә, китап күргәзмәләре оештырганда кулланабыз.
Яраткан шагыйребез исемен мәңгеләштерү максатында чыгарылган «Беззең Атнабай» китабы өчен якташыбызның иҗатын һәрь­яклап өйрәнеп, халыкка җиткергән Рәиф Кадим улына олы рәх­мәт­ләребезне белдерәбез. Эшләрендә, иҗатында зур уңышлар юлдаш булуын теләп, аны Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә тәкъдим итәбез. Аңа бу исем бөек Атнабайның рәхмәте һәм иң югары бүләге булыр дип ышанабыз.
Тәтешле районы китапханәчеләре.
Читайте нас: