Барлык яңалыклар
Безгә язалар
21 декабрь 2018, 14:33

Бер көянтә тарихы

Минем кайнатам Миңнегали Муллаяров Иске Казанчы авылыннанШакир бабай белән Беренче Бөтендөнья сугышында булганнар. Шакир бабай аңа: «Миңнегали улым, исән-сау кайтсаң, сиңа сеңелем Закирәне кияүгә бирәм», – дигән.

Минем кайнатам Миңнегали Муллаяров Иске Казанчы авылыннанШакир бабай белән Беренче Бөтендөнья сугышында булганнар. Шакир бабай аңа: «Миңнегали улым, исән-сау кайтсаң, сиңа сеңелем Закирәне кияүгә бирәм», – дигән.
Алар икесе дә сау-сәламәт әйләнеп кайтканнар. Әйткән сүз – аткан ук. Кайнатам Иске Казанчы авылыннан Закирәне алып кайта. Әмма кызның яратканы бүтән була, димләп биргәч, кая барсын, яратмаса да яшәп китәләр. Кайнатам күпләп бал кортлары үрчетә. Мин килен булып килгәндә дә аның 20‑25әр баш корт умартасы бар иде.
Шулай гомер үтә, дүрт кызлары туа. 1914 елгы Хакимә апа Чиләбе ягына чыгып китеп, кияүгә чыгып, алты бала үстерә, кызы Фәүзиядә яшәп, 74 яшендә вафат була. Икенче кызлары Зәйтүнә Күрдемгә тормышка чыга, алты бала карап үстерә, ул да исән түгел инде. Өченче кызлары Зөлхыя туган авылы Түбән Балтачта яшәп, биш бала үстергән, ул да мәрхүм инде хәзер. Дүртенче кызлары Хөснә бер яшьлек чагында ук дөнья куя.
Матур гына яшәп ятканда Закирә, гаепләнеп (ни өчен икәнен хәтерләмим), Бөрегә озатыла. Кайнатам аны бер яшьлек шушы төпчек кызы белән озатып куеп кайта. Закирә бер елдан кайтуын кайта, әмма бик чирләп кайта – башы эшләми.
Бер вакыт Хакимә апа Казанчы базарына барып, ап-ак көянтә алып кайткан. Бу язмам да шушы ядкәрьгә бәйле. Бик күпне күргән көянтә ул, шатлыклы минутларны да, кайгыларны да ул чактагы хатын-кызлар белән бергә «үз башыннан» кичергән. Бер көн шулай Хәкимә апа аны кулбашына салып, бакча артына җиткәндә, туганы Зөлхыя йөгереп чыгып: «Әни үлде», – дигән куркыныч хәбәрне җиткерә. «Көянтә әкрен генә төшеп китте, бик озак кочаклашып еладык», – дип искә ала иде ул чакта сигез яшьлек булган Зөлхыя апа бу хәлне.
Күпмедер үткәч, кайнатам дөнья көтәргә ялгыз авыр дип, тагын Казанчыдан хатын алган. «Ул хатыннан бөтенләй уңмадым, мин эшкә киткәч тә, май, йомырка, бал җыйнап, авылына бара икән», – дип сөй­лә­гәне хәтердә. «Миңнегале, ха­тының бөтен запасыңны алып авылына китә, сине кара таякка таяндырып куя бит», – дигән күр­шеләре. Кайнатам эшкә бармый саклап торып, бу хатынны куып җибәргән. Яшәгән җиреңнән өеңә ашау ташу – иң-иң начар эш икән.
Сүзем баягы көянтәнең нинди тарихка ия булуы турында иде. Кайнатам 1939 елда Яңа Тәтешледән Мәүлитзифаны, минем кайнәмне, алып кайта. Ул 1985 елда вафат булды. Шул көянтә белән ничә ел яшәгән, су ташыган ул. 1937 елда кайнәм Мө­хәмәтрәвил исемле малай таба. Мин 1962 елның январенда Кыткы-Елгадан килен булып төштем, Мөхәмәтрәвил белән биш ул үстердек. Кызганычка каршы, ул күптән мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын. Кайнатам улларыбызның һәрберсен яратып, аларга бик сөенеп гомер итте. Көянтә миңа да күчте. Аның белән ничә еллар су ташып, дөнья көткәнмендер. Минем кияүгә чыгуга да алдагы елда, Аллаһы боерса, 57 ел булачак.
Хәкимә апаның Иске Казанчы базарыннан алып кайткан көянтәсе һаман безгә хезмәт итә. Бу хәлләрне миңа кайнатам сөйләде, мин яшь идем, барысы да истә. Зур тарихка ия көянтәне, төсен югалтмасын, дип, буямыйм, юып кына торам.
Фәния Муллаярова. Түбән Балтач.
Читайте нас: