Барлык яңалыклар
Безгә язалар
25 декабрь 2018, 15:18

«Җиде гном мәктәбе»

Югары Тәтешле 1нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында үткән «Җиде гном мәктәбе» әдәбият һәм математика атналыгы үзенчәлекле, нәтиҗәле булуы белән аерылып торды.


Көннәр аерым бер төскә арналды. Бу метапредмет ат­налыгының аерым бер шарты иде. Әйтик, дү­шәм­бе – кызыл гном төсе, си­шәм­бе – кызылсары... Уку­чы­ларның киемендә яки уку кирәк-ярагында бу төс кулланылырга тиеш иде. Һәр көн аерым бер төскә генә түгел, үзенә күрә бер темага да арналды. Атна буе укучыларыбыз мәктәпкә аеруча зур теләк белән килде. Чөнки биредә аларны викториналар, конкурслар, ярышлар көтте. Укучыларыбыз «Иң яхшы дәфтәр», «Геометрик гирлянда», «Минем классым – саннарда», «Яшь исәп­ләүчеләр» һәм башка бик күп төрле конкурсларда катнашты. Шулай ук иң күп китап укучыларны билгеләдек, проект эшләрен якладык. Ә математика һәм әдәбият буенча полиолимпиадада кыз һәм малайлар белемнәрен исбатлады.

Метапредмет атналыгы чаралары белемнәрне тупларга, төркемдә актив эшләргә, бер-береңне тыңларга өй­рәнүгә, командирларга карар кабул итәргә булышлык итте. Атна дәвамында һәр укучы махсус савытка смайликлар салып барды. Без атнага нәтиҗә ясаганда уку­чы­ларның барлык чаралардан да канәгать калуларын ачыкладык.

Атна тәмамланды, чираттагы линейкада иң актив укучылар тәбрикләнде. Ә анда алган белем һәм тәрбия укучылар күңе­лен­дә мәңге калыр дип ышанабыз.


Югары Тәтешле 1нче мәктәбенең 2нче сыйныфлар укытучылары.
Читайте нас: