Барлык яңалыклар
Безгә язалар
25 декабрь 2018, 12:04

Парлы үтсен гомерләр

Бер-берсенә гашыйк булып кавышкан, тирән ихтирам һәм хөрмәттә яшәп, алтын, бриллиант туйларына җиткән, бүген дә бер-берсенең күзләренә назлап баккан матур парларыбыз бар авылда. Әнә шундый 60, 55, 50, 45, 40, 35 ел бергә гомер кичергән юбилярларыбыз матур кичәгә җыелды.


Бриллиант туйларын бәйрәм итүче Әни­сә апа һәм Кадим абый Гәрәевлар авы­лы­бызның күр­кәм, үрнәкле гаиләсе. Бү­ген инде алар онык һәм оныкчыкларын тәрбияләргә булышалар. Барлык балалары да югары белем алып, район үзә­ген­дә төпләнеп, төрле тармакларда хез­мәт итә. Кадим абый ярты гасырдан артык гомерен туган туфрагына багышлаган кеше – үсмер чактан тормыш арбасына җигелеп, колхозчы, бригадир, агроном, авыл Советы председателе булып эшләгән, 24 ел иптәшләр суды рәисе булып торган. Аның фидакарь хезмәте Почет ордены, күп санлы медальләр, Почет грамотолары белән билгеләнгән. Әнисә апа исә гомер буе хуҗалыкта һәм район кулланучылар җәм­гыяте системасында эшләп, матур хезмәт уңышларына ирешкән.

Йортларына кайчан барып кер­сәң дә нурлы, өстәлләрдә самавыр җырлап утыра, тәмле-тәм­ле мич ашлары пешерелгән була. Бу дөньяның барлык матурлыгын туплаган ярлар бер-бер­сенә терәк булып, тор­мыш­ның кадерен белеп яшиләр.

Икенче парыбыз иң уңган, булдыклы, гомер-гомергә авыл күрке булып яшәгән Эльза һәм Илдус Шакировлар гаиләсе. Бө­ре педагогия институтын тә­мам­лаган Эльза апа озак еллар Аксәет мәктәбендә биология фәнен укытты. Әмиров исе­мен­дәге хуҗалыкның партия оешмасын җитәкләде, авыл Советы башлыгы булып та эшләде. Авыл хуҗалыгы институтын тә­мамлап кайткан Илдус абый исә колхозда инженер булып хезмәт салды.

Алар өч бала тәрбияләп олы тормышка аяк бастырды. Бүген исә Шакировларның онык-оныкчыклары үсә. Эльза апа гомер буе бакчасын чәчәкләрдән өз­мәде. Ал­магачларның гына ничә сортлысын үстерә алар.

Чираттагы парыбыз Сәрия һәм Рәүзәт Глимҗановлар. Бер җан, бер тән булып 40 ел бергә гомер кичерә алар. Рәүзәт абый радио­үзәктә хезмәт салды, озак еллар комбайнер, аннан газовик-сантехник булып эшләде. Аңа тормыш иптәше булып кил­гән Илмәт кызы Сәрия апа башта сатучы булса, аннан соң мәктәптә эшләр башкаручы хезмәтен алып барды. Бу матур пар ике ул тәрбияләп үстерде. Гомер буе бер-берсенә юл куеп, бер-берсе белән киңәшләшеп, күпләр көнләшерлек итеп яши алар.

Аксәет кызы Гөлзәмия, мәк­тәпне тә­мам­ла­гач, Уфа шә­һә­ре­нә юл тота. «Синтез-спирт» заводында эшләгәндә Баймак районы егете Радик белән танышып, чәч­лә­рен чәчкә бәйли алар. Тормышларын ямьләп, бер-бер артлы уллары туа. Әти­ләре вафатыннан соң алар Ак­сә­еткә кайтып төпләнә. Гөл­зәмия ханым башта балалар бакчасында, аннан китапханәдә эшли. Авылда аңардан башка бер генә мәдәни чара да үт­ми. Ул «Диләфрүз» хатын-кызлар клубын җитәкли, төрле күр­гәз­мә­ләрдә катнашып, призлы урыннар яулый. Уллары икесе дә югары белемле, үз тормышлары белән яшиләр. Тормыш иптәше Радик «Лукойл»да нефтьче-оператор. Хезмәтендә һәрчак мактаулы. Ул безнең авылның имам хатибы. Авылда бу парны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Уңган гаиләдә каз өмәләре гөрләп үтә. Язмышларыннан канәгать булып, җитеш тормышта яши Әф­лә­туновлар.

Кичәдә шулай ук мәрҗән туйларын билгеләүче Филәрисә һәм Айрат Ху­җиннар да бар. Айрат – Артавыл егете. Уфа авыл хуҗалыгы институтын тә­мам­лап, Гафури районы кызы Филәрисә бе­лән танышып оя кора ул. Туган якка кайтып төпләнеп, матур гомер кичерәләр. Филәрисә ам­бу­ла­ториядә шәфкать туташы булып эшли, ә Айрат агроном вазыйфасын башкара. Гаиләдә бер кыз, бер ул үсеп канат ныгытты. Икесе дә югары белемле бел­гечләр. Филәрисәнең кулыннан килмәгән эше юк. Бу пар мәдәни чараларда бик теләп катнаша.

Ә бу парыбыз 30 еллык уртак тормыш бәйрәмнәрен бил­ге­ләү­че Зинфира һәм Илгиз Фатыйховлар. Армиядән йөреп кайткач, Илгиз хуҗалыкта тракторчы булып эшкә башлый. Ә Зинфира балалар бакчасына эшкә килә. 1988 елда өй­лә­не­шеп, гөрләтеп яши башлый алар. Мә­хәб­бәт җи­мешләре булып балалары туа. Аларга югары белем алырга яр­дәм итә Фа­тыйховлар. Зинфира Уфа кооператив техникумын тәмамлый һәм авыл Советында бухгалтер, соңынан авыл Советында эш­ләр башкаручы булып эшли. Ә Илгиз бригадир, «Лукойл»да водитель булып эш­ләде. Кайда гына хезмәт итсәләр дә, Фа­тыйховлар үз эшен яратып башкарды.

Менә шундый матур кичә үткәрдек. Асия Фәйзрахманова, Камил Зыятдинов, Ләйсән Мөхә­мәт­нурова, Рәфил һәм Альмир Фәтхетдиновлар, Фәрит Җи­һан­гиров, Лилия Галимова кичәне җыр-моңга күмде. Юбилярларга котлау сүзләре яңгырады, матур теләкләр әйтелде. Балалары, оныклары тәбрикләде, кичәнең спонсоры Люция Нәҗм­еханова истәлекле бүләкләр тапшырды. Авыл Советы биләмәсе башлыгы Янбулат Мөхәмәтдиновның да юбилярларга әйтер теләкләре күп иде.


Гөлсәрия Гыйльмиярова.
Читайте нас: