Бу көнне без – 5нче балалар бакчасы коллективы – Шулган приютында тәрбияләнүчеләрне җитеп килгән Яңа ел белән тәбрикләдек. Сабыйларның шат йөзләрен күрү барлык борчу-мәшәкатьләребезне оныттырды.
Районыбызда изге күңелле кешеләр бик күп икән. Балаларга бүләк туплау мәшәкатьләре белән йөргәндә безгә районыбызның киң күңелле эшкуарлары да ярдәмгә килде: Елизавета Гарипова, Рушат Галиев, район кулланучылар җәмгыяте, район үзәгенең бер чәчәк салоны хуҗабикәсе (исемен күрсәтмәвен үтенде) һәм башкалар ярдәм кулы сузды.. Әйе, проектны күпләр хуплады. Бик күпләр үзләренең исемнәрен күрсәтмәүне сорады. Изгелек эшләү – оран салу түгел ул.
Язмыш болай да иркәләмәгән сабыйлар күчтәнәчләргә бик-бик сөенде, ә алардан ныграк без шатландык. Бу кечкенә эш белән дөньяны үзгәртеп булмый-булуын, әмма аз гына могҗиза да сабый күңелен бәхетле итә ала.
Алсу Шәймөхәмәтова, физкультура буенча инструктор.