Иртән йокыдан уянганда ук Канифәнең кәефе юк иде. Әнисе аңа: «Гайшә апаларыңа барып килергә кирәк булыр. Тавыгы астында каз бәбкәләре чыккан. Үзе карамый, ак түтәй килеп алсын, акча сорамыйм, дип әйтеп җибәргән. Шул бәбкәләрне алып кайтып, яңа чыккан бәбкәләргә кушып җибәрербез», – диде.
Гайшә апаларына 15-17 чакырым юл барасы. Кулга зур гына кәрзин тотып, аның эченә җылы чүпрәкләр салып, Канифә күрше Фатыйхҗан бабасының арбасына утырып юлга чыкты. «Пычрак күпер»не үткәч, абзый урманга борылды, Канифә юлын җәяүләп дәвам итте.
Әнинең сүзе – закон. Үзе генә барып кайтса ярамыймы, дип сорарга да ярамый. Колхозчыларга кая инде ул эш вакытында эш ташлап йөрү. Әнисе кош-корт карарга бик ярата. Җәй көннәрендә кешедә итле аш булмаганда алар итле аш ашыйлар. Балалар барысы да алабута, кычытканны күпләп корытып куя. Каз бәбкәләренә шуны тураклап, ачыган сөт, азрак көрпә туглап биргәч, бакча артындагы буага куалар. Башка малларга караганда казларны каравы җиңелрәк, аларны эзләп йөрисе юк. Кичен «га-га-га» килеп шаулашып үзләре кайтып керәләр. Бушка тагын каз бәбкәләре килеп кушылса, начармы ни? Көзгә ит булачак бит ул, дип сөенә-сөенә атлады Канифә.
Шулай хыялларга чумып барган кыз тимер юлга килеп җиткәнен сизми дә калды. Тимер юлның такталар салынган җирендә ап-ак төенчекләр күреп калды. Үсмер кыз куркырга да белмәгәндер инде, юлда яткан ап-ак төенчекләрне алып кәрзингә сала башлады. Бәй, тере балалар ич болар. Өч бала ята. Канифә кәрзинне күтәреп килгән җиренә борылды. Елга буена килеп зәңгәр күзлесен кулына алды, берәм-берәм карап чыккач, аларның битләрен юды. Кәрзиндә ярый коры чүпрәкләр күп, өчесен дә яхшылап төрде ул. Тукта әле, тукта. Ничек була соң әле бу? Балаларны кәрзингә салып куйды да соң, аннан нишләргә? Аларны әти-әни янына алып кайтсаң, ни диярләр? Үзләре дә күп. Канифә дөрес эшләмәде шикелле, аларны Гайшә апага күрсәтергә кирәк. Ул шундый уйлар белән кулындагы кәрзинен кысыбрак тотты да апасы яшәгән урамга атлады. Кәрзин авыр гына. Менә Гайшә апасының йорты, тик нишләргә – капка бикле. Канифә аптырап тора торганнардан түгел, җитез генә койма башына үрмәләде. Капканы ачты, ишек алдындагы тәгәрәп яткан коры агач өстенә менеп кунаклады һәм кәрзиненә карап утыра башлады. Ә анда песи балалары сыман шыңшып өч бала ята.
Шул арада вак-вак атлап, Гайшә апасы кайтып керде. Нишләп соңга калып йөрисең, иртә белән килеп җитәргә куштым бит, дип сукранырга кереште. Ярата инде ул сукранырга, дип уйлады кыз. Кәрзинеңдә нәрсә соң ул, дип тикшерергә тотынды. Аннан, башың бармы, юлда нәрсә эшләдең, дип йөгереп күршеләргә кереп китте. Ачык тәрәзәдән аның телефоннан милиция белән сөйләшкәне ишетелде. Озак та үтми, капка төбенә милиция һәм ашыгыч ярдәм машиналары килеп туктады. Шау-шуга кешеләр җыелып китте.
– Син бер сүз дә русча белмисең, тик тор, дип кисәтеп куйды Канифәне апасы. Балаларны шундук алып киттеләр, ә Канифә белән Гайшәне, милиция машинасына утыртып, балалар табылган урынны күрсәтергә алып бардылар. Канифә эндәшми генә басып торды, Гайшә апаны исә туктатып та булмый. Милиционерларның да Канифәгә исләре китмәде. Гайшә апалары нәрсә сөйләде, шуңа риза булдылар шикелле. Апасы Канифәгә балалар тапканын беркемгә дә сөйләргә ярамаганын кич буе аңлатты. Иртәгәсен кыз, кәрзиненә каз бәбкәләрен салып, кайтырга чыкты. Канифә авызын ачып балалар тапканын беркемгә дә сөйләмәде. Гайшә апа әйткәч, закон. Күп еллар үткәч кенә зур җинаятьне ачуда булышканын аңлады ул. Үзе үлемнән коткарган балаларның исән булуына гомере буе ышанып яшәде.