Барлык яңалыклар
Безгә язалар
11 гыйнвар 2019, 18:19

Нурлы идең, Нурҗиян әби

Туган як, туган нигез!.. Һәркем өчен якын, кадерле ул. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык кешеләре була. Безнең Илмәт авылында шундый кешеләрнең берсе – Нурҗиян әби. Дөньяның ачысын-төчесен татыган, иреннән ятим калып, итәк тулы бала карап үстереп, 106 яшен тутырып дөнья куйган Зыякаева (Шәйхиева) Нурҗиян Шәрәфислам кызы хакында сүз барачак.

Туган як, туган нигез!.. Һәркем өчен якын, кадерле ул. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык кешеләре була. Безнең Илмәт авылында шундый кешеләрнең берсе – Нурҗиян әби. Дөньяның ачысын-төчесен татыган, иреннән ятим калып, итәк тулы бала карап үстереп, 106 яшен тутырып дөнья куйган Зыякаева (Шәйхиева) Нурҗиян Шәрәфислам кызы хакында сүз барачак.
Ул 1898 елның 5 февралендә Кодаш авылында дөньяга килә. Авылда чибәрләрнең чибәре булып үсә. 1930 елда ул Кашкак авылына килен булып төшә. Озак та үтми, гаиләдә беренче ир бала дөньяга килә. Аңа Назыйф дип исем кушалар. Гомер син телгәнчә генә бармый шул. Нурҗиянга бу гаилә әгъзасы булып озак яшәргә туры килми – ул бер елдан, улын алып, кире авылына кайта.
Еллар үтә тора. Илмәттән хатыны үлеп, өч бала белән торып калган Шәйхи исемле кешегә димлиләр аны. Шулай итеп, Нурҗиян дүрт балага әни була да куя. Нурҗиян күрше-күләнгә, балаларга бик тә ягымлы була. Хәтта аны «Әйбәт апа» дип йөртәләр. Шәйхи белән уртак уллары Фәнис дөньяга килә. Тик икенчегә кияүгә чыгып та, бәхет елмаймый Нурҗиянга. 1942 елда Шәйхиен, 1943 елда улы Мансурын сугышка алалар. «Бигрәк матур, тәмле телле иде Мансур улыбыз. Китап яратканга күрә шундый оста телледер инде», – дип әйтә торган була ана. Бөек Ватан сугышының кара канаты Нурҗиян апага да кагылмый калмый. Ә кайгы ялгызы гына йөрми, диләр. 1943 елда бер-бер артлы ирен һәм улын югалта. Канаты каерылган аккош хәлләрендә кала ул. Ирле – иренә, ирсез – биленә таяныр, ди халык. Тормышының бөтен авырлыгын күтәреп, янында калган балаларын карап, берүзе аякка бастыра ул. Алар тәрбиясендә яшәп дөнья куя.
Гасырдан артык гомер ки­чергән кешенең тормыш юлы бай булуы бәхәссез. «Барлык дини йолаларны үтәп, иман нуры өләшеп яшәдем, бер генә аш-судан да калдырмый чакыра торганнар иде», – дип хәтер­ли торган иде Нурҗиян әби. Аның кешеләрне сәламәтлән­де­рү, күрәзәчелек итү сәләте дә бар иде. Ерак сәфәргә чыгучылар аңа юл хәере тапшыра иде. Нурҗиян әби һәрвакыт көләч йөзле булып, тирә-юньгә нур чәчеп яшәде. Авылыбыз халкы гына түгел, читтән кил­гәннәр дә әбиебезне яратты.
Аны әле дә зур хөрмәт белән искә алалар.
Әнфисә ХӘЙДӘРШИНА-ӘХМӘТХАНОВА. Илмәт – Волгоград өлкәсе.
Читайте нас: