Мәкалә герое булган Ренатка әйтере сүзләрем бар. Үзеңне гаепле санама, якташ, кешеләрне кавыштырырга, бәхетле итәргә теләү начарлык түгел. Көймә, үкенмә. Барысын да алдан күреп булмый бит.
Мин үземне дә күпмедер дәрәҗәдә яучы дип әйтә алам. Үз гомеремдә 18 парны кавыштырдым. Шуларның 16сы бәхетле гомер кичерде һәм кичерә. Бик күпләре әле булса очрашкан саен рәхмәтләр әйтә. Батырчылык итеп кулыма каләм алгач, яучы ролен башкарган тәүге кызыклы да, маҗаралы дә хәлне бәян итәсе килә.
Студент еллар. Җәен ялларга Әлшәй районы Үрге Әүрез авылына кунакка кайттым. Без кайткан йорт хуҗасының жигулие бар. Бәхетемә, бу вакытка укып водитель таныклыгы алган идем инде. Хатыйп абый бер күрүдән үк миңа ышанып машинасын тапшырды. Аның кызларын җиләккә, каен миллегенә йөреттем. Өченче көнне моны шәйләп калган күрше егете Марат килеп керде. «Әнәс, өйләнергә иде, ярдәм ит, зинһар», – ди жигулига карап. Ә Хатыйп абый кичәгесен ару гына «төшергән» иде. Аның хәле мөшкеллегеннән файдаланып, икәүләп машинага рөхсәт сорарга кердек. Хатыйп абыйның: «Барыгыз, барыгыз, балакайларым, тик миңа баш төзәтергә генә кайтарып бирегез», – дигән сүзләрен ишетеп җир-күк сөендек. Төштән соң, үзебезчә киенеп-ясанып, кич җитүен түземсезләнеп көттек. Мин дә үземне бик горур хис иттем. Што син! Чит районга барып яучы булып йөре әле!
Алып кайтасы кыз икенче авылдан булып чыкты. Ә ул авылда шундый гадәт яшәп килә икән: кызны кайсыдыр бер йортка яшерәләр, аны егетләр һәр өйгә кереп эзләп йөри. Миңа авылның иң зур урамын бирделәр һәм, йортка кер дә: «Кыз сездәме?» дип кенә сора, диделәр. Мишинаны бер йорт алдына туктаттым да, капканы ачып ихатага үттем. Өй арасында «салып алган» ике ир-ат нидер эшләп йөри. Мин, алдан өйрәткәнчә, кыз сездәме, дип сорадым. Тәүдә эндәшмәделәр. Икенче кат сорагач, ачулы итеп карадылар. Кыскасы, җавап алалмадым. Марат үзе кызын табып минем янга килгәндә без өчәүләп йодрыклашып ята идек инде. Кай арада лом белән жигулига биргәннәр: аның фарасы ватылган, крылосы изелгән. Ничек кирәк шулай машинага утырып, кайтып киттек. Кыз кайгылары калмады. Хатыйп абыйга ничек әйтергә? Марат белән икәүләп баш ватабыз. Җаен таптык, башта абзыйны яхшылап сыйладык, аннан сөйләдек. Хатыйп абыйның сүзе бүген дә колакта чыңлый: «Главный кыз килсен, машина ерунда», – диде. Ә Марат белән Әлфия
бик бәхетле яшәде. Бер-бер артлы шатлык өстәп бәбиләре туды.
Моңардан соң да, алдан әйтүемчә, байтак кыз белән егетне кавыштырдым. Заманы шул иде бит, яучысыз булмады. Гаилә бәхете яучыга караганда ныграк ир белән хатын мөнәсәбәтеннән торадыр.
Әнәс МӘГЪЗУМОВ. Яңа Кайпан.